Шагыйрь Рәмис Аймәтнең әлеге китабына соңгы елларда иҗат ителгән лирик һәм публицистик шигырьлере тупланды. Аларның күбесендә автор тел, милләт, вазгыять турындагы гамьнәре-уйланулары, шәхси күзәтүләре белән уртаклаша, заман, җәмгыять проблемаларын калкыта. Шәхси-сентименталь эчтәлекле шигырьләр шулай ук җыентыкның бизәге булып тора: аларда шагыйрь укучысына үзенең эчке дөньясын, җан кичерешләрен, мәңгелек сагыш сәбәпләрен ача. Югары эстетик дәрәҗәдә иҗат ителгән шигырьләрдә эмоциональ-психологик кичерешләр фәлсәфә белән үрелеп килә: шагыйрьнең заман үзгәрешләренә битараф кала алмаган лирик герое яшәешне, үз-үзен аңларга омтыла, шул ук вакытта тәкъдир кушканны үзгәртә алмауны тоемлау да лейтмотив булып сузыла.
У этого товара нет ни одного отзыва. Вы можете стать первым.